Кукмара районы башлыгы яңа чаңгы юлын сынады

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Район башлыгына район Советы, Башкарма комитет, поселок советы хезмәткәрләре дә кушылды.

Чаңгы, чанада шуучылар өчен - зур шатлык. Район үзәгендә 40 ел сагынып көткән, хыялда гына күз алдына китергән яңа чаңгы юлы ачылды. Ул Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадион чишмәсеннән алып, Нурминкә суы буйлап Кукмара тау итәгеннән тау чаңгысы (слалом, сноуборд) базасына кадәр килә һәм кире әйләнеп кайта.

Шушы көннәрдә район башлыгы Сергей Димитриев, Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин, район Советы, Башкарма комитет, поселок советы хезмәткәрләре әлеге трассага чаңгыда йөрергә чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International