“Восток” хуҗалыгында семинар үткәрелде

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

“Восток” хуҗалыгында  район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында 2016 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар мегафермада булдылар, төзекләндерелгән мал торакларын, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен, сыттырылган ашлык саклау, силос траншеяларын карадылар, шулай ук машина-техника паркында булып, ремонт барышы белән таныштылар.

Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International