Халык белән очрашуларда җирлек башлыклары Габделфәт Нәфыйков, Фәнис Гайнетдинов, мәктәп директорлары Радик Хәсәнҗанов, Алмаз Фәйзрахманов, участок инспекторы Виталий Кусаев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район прокуроры ярдәмчесе Рамил Зәйнетдиновларның чыгышлары тыңланды. Поч.Кучук җирлегендә Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать министрлыгыннан вәкил Гүзәл Габдуллина да катнашты һәм чыгыш ясады. Район башлыгы Сергей Димитриев узган ел районда башкарылган эшләр, дәүләт программаларының үтәлеше хакында сөйләде, максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлар соңында сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.