Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены Байлангар авыл җирлегендә үтте. Анда җирлек башлыгы Илфат Минегалиевның, Байлангар урта мәктәбе директоры Илсур Кәшәповларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде.