Мәчкәрә мәктәп-интернатында балалар хокукларын яклау айлыгына багышланган ачык чара үткәрелде

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

27 нче гыйнварда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернатында балалар хокукларын яклау айлыгына багышланган ачык чара үткәрелде. Балалар белән очрашуга участок инспекторы Марс Хисматуллин чакырылган иде. Ул балаларның хокуклары, бурычлары хакында чыгыш ясады.Төрле тәртип бозулардан, начар гадәтләрдән ерак торырга кирәклеген искәртте. Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар. Үз чиратында балалар да бик матур чыгыш әзерләгәннәр иде. Ачык чара балалар көче белән әзерләнгән җырлы-биюле кичә белән тәмамаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International