Өркеш һәм Нырты җирлекләрендә халык җыены булды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Аның чираттагысы Өркеш  һәм Нырты авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Альбина Әгъләмова, Рафик Заһидуллин, участок инспекторы Николай Ивановларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән  район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International