"Җырлыйк әле" музыкаль уен

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Пычак авыл клубында китапханәче  Фирдәүсә Галимова җыр -моң сөючеләр өчен халкыбызның яраткан "Җырлыйк әле" музыкаль уенын үткәрде. Уенга үзләренең җыр - моңнары белән сәхнәләребезне биләгән җырчыларыбыз Ягудин Фидаил, Шайдуллин Рафис, Вәлиуллин Илнур һәм Рамил Хасановлар чакырылды.  Һәр уенчы да  "Тыңла әле," "Уйла-уйла, бу сүзләр кайсы җырдан", "Парлы мизгел", "Йолдызлы мизгел" бәйгеләрендә бик матур уен күрсәтеп, халкыбызның онытылып барган халык җырларын йөрәкләргә үтеп керерлек итеп  кабаттан халкыбызга  җиткерделәр. Халык рәхәтләнеп җырлап, күңелле  ял итте.  Чара барышында авыл халкы һәм дә килгән кунаклар татар фольклорыннан җырлы –уеннарда бик теләп катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International