Кызлар солянкасы

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

23 февраль көнне Вахит авылы мәдәният йортында-күптән көтеп алынган, авылыбызның гүзәл затлары,кызлары катнашында шаулап,гөрләп- “Кызлар Солянкасы”  III сезон концерты узды. “Кызлар Солянкасы”-Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Әлеге концертта авылыбызның хатын-кызлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый.

 “Кызлар Солянкасы” концертында- Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге “Наза” фольклор ансамбле, студентлар,мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты, исәптә 35(!) катнашучы,алар тамашачыларга үз осталыкларын күрсәттеләр: моңлы җырлар, дәртле биюләр,егетләргә мода, кызыклы скетчлар бүләк иттеләр,халык белән уеннар уйнап бар халыкны ял иттерделәр. Аларның тамашаларын карарга 250(!) тамашачы җыелды, хәтта төрле авыллардан,шәһәрләрдән кунак булып килүчеләр дә бар иде. 2,5 сәгатьлек күңелле,онытылмаслык концертта халык көлде дә,рәхәтләнеп күңел дә ачты. Барлык катнашучыларга мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева зур рәхмәтләрен җиткерде.

Концертның сценарий авторы,алып баручысы-КФУ студенты-Марсилә Фәхертдинова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International