Тегү фабрикасында утырма үтте

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда уза торган чираттагы утырма 28 февраль көнне ААҖ “Хыял” тегү фабрикасында үтте. Утырмада катнашучылар өчен фабрика буйлап Баграмова Сусанна Гарниковна тарафыннан эчтәлекле экскурсия уздырылды. Килгән кунаклар кием тегу технологиясе һәм әзер продукция белән якыннан таныштылар. Бу истәлекле һәм мавыктыргыч очрашу чәй өстәле артында тәмамланды. Экскурсиядә катнашучылар, күрсәткән хөрмәт өчен, тегу фабрикасы директоры Голов Рафаэль Анатольевичка һәм эшчеләр коллективына бик рәхмәтле калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International