"Алмачуар" - конференция

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

12 март көнне Олыяз авылы китапханәчесе Сөмбелә Камалиева башлангыч сыйныфлар укытучысы Гилметдинова Зөлфия Шәрифулла кызы белән бергәлектә язучы, тәрҗемәче Галимҗан Ибраһимовнын тууына 130 ел уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә  “Алмачуар” әсәре буенча китап укучылар конференциясе оештырдылар. Конференциядә укучылар язучынын тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар һәм авторның китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Чара барышында 4 сыйныф укучылары калган укучыларны “Алмачуар” әсәре белән таныштырды. Конференция ахырында барлык укучылар да китапханәдән китап алып кайтып киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International