Кәркәвеч авылы китапханәсендә өлкән яшьтәге укучылар өчен “Күңел җылысын биреп...” кызыксындыру клубының чираттагы утырышы булды. Клубта өлкәннәр бер-берсе белән аралашалар, сөйләшәләр. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Ә күп еллар Кәркәвеч урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Роза Хакова үзе язган шигырьләрен укыды.