Халыкара театр көненә багышлап, Березняк авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән заманча танылган француз язучысы Шарль Перроның “Кызыл калфак” әкиятен сәхнәләштерде. Тамашачылар спектакль барышында усал бүре, урманда яшәүче әби һәм дә аның кызы Кызыл калфак белән таныштылар. Әби белән кыз спектакль барышында күп маҗараларга юлыгалар, шулай да яхшылык яманлыкны җинеп чыга.