Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә балалар бакчасында «Яңа китап яңа дус” исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Ул балаларга кызыклы, матур рәсемле китаплар күрсәтте. Балалар әле укый белмәсәләр дә матур китапларны бик теләп карадылар. Чара ахырында балалар кызыклы уеннар уйнадылар.