“Йолдыз булып туган Йолдыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

2017 елның 28 апреле, җомга

28 апрельдә Югары Арбаш авылы китапханәчесе Нурфия Тимербаева,  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, киң катлам китап укучылар өчен “Йолдыз булып туган Йолдыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әлеге кичә балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган иде.  Китапханәче тамашачыны  язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды. Мәктәп укучылары  Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды, әсәрләреннән өзекләр күрсәтте. Язучының иҗаты белән кызыксынучылар “Йолдыз Шәрәповага – 55” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә танышты. Кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International