“Әйтер сүзләр калган әле”

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

    23 май көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда чираттагы “Утырма” узды. Чарага Төркиядә яшәп иҗат итүче якташ рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев чакырылган иде. Аның “Әйтер сүзләр калган әле” исемле шигырьләр җыентыгына презентация узды. Рәссам 600дән артык картина авторы. Аның туган төбәге Кукмарада, Яр Чаллы, Алабуга, Казан шәһәрләрендә, Төркиядә шәхси күргәзмәләре үтә. М.Исмәгыйлев 17 ел дәвамында 80 нән артык күргәзмәдә катнашырга өлгергән, шуларның 40ы – шәхси күргәзмә. Китап “Казан милли китап” нәшриятында 200 данә тираж белән бастырылган. Бу китап авторның үз рәсемнәре, фотолары белән бизәлеп, фәлсәфи - лирик шигырьләрен туплаган. Очрашуда автор үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, күптөрле сорауларга җавап бирде. Әхмәтҗанова Тәүхидә Фарси  кызы аның иҗат җимешләре – шигырьләрен утырмада катнашучыларга күңелгә үтеп керерлек итеп укыды. Кешеләргә ихластан шатлык өләшүче, авыр чакларында өмет чаткылары уятучы әсәрләр тудырган М.Исмәгыйлев белән очрашу катнашучыларның күңелләрендә озак сакланыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International