26 май көнне Кнәбаш авылы клубында "Яшик бу дөньяны яратып" дип исемләнгән иҗади концерт узды. Әлеге концертта бер ел эчендә өйрәнелгән барлык җырлар, кызыклы миниатюралар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Бу концерт авыл халкының күңеленә бик хуш килде. Концерт ахырында балалар диплом һәм истәлекле буләкләр белән бүләкләнде.