24нче май көнне Кәркәвеч мәдәният йортында гаилә көне булып узды. "Гаилә учагыгыз сүнмәсен,сүрелмәсен" дигэн девиз астында үткән бәйрәм чарасына гаилә учагын сүндермичә саклаган, урнәк гаиләләр чакырылган иде. Кәркәвеч авылыннан Нәкип абый белэн Минзалифә апа Маслявиевлар 45 ел бергә гомер кичергәннәр, Ташлы-Елгадан Рашит һәм Әльфия Газизуллиннар да тормыш юлын кулга-кул тотынып 30 ел бергэ үткәннәр. Тантаналы чарада юбилярларны дуслары, туганнары, балалары котлады. Бәйрәм тугәрәк өстәл артында дәвам итте.