Балаларны яклау көне уңаеннан Мәмәшир авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен “Кече Сабантуй” үткәрде.Бу бәйрәм милли –йолаларыбызны, гореф гадәтләребезне искә төшерү максатыннан үткәрелде.Балалар капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда, кашыкка йомырка куеп, авызга кабып йөгерүдә һәм башка уеннарда көч сынашты. Бәйгедә катнашучыларның барысы да бәйрәмнән канәгать калды.