Шахмат белән шөгелләнү- ул аң үсешенә яхшы тәэсир итә, уйлау сәләтен үстерә, шахмат уйный белгән балалар дәресләрне тизрәк үзләштерә. Шул уңайдан 20 июль көнне Әсән – елга авылы китапханәчесе 4-8 сыйныф укучылары белән халыкара шахмат көне уңаеннан “Шахмат – акыллылар уены” дигән исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү ясап, шахмат буенча ярышлар уздырды.
Уен барышында балаларның ни дәрәҗәдә кызып китүләре, шахмат уйнау тәртибенең асылына төшенүләре чагылды. Үзләренә файдалы шөгел табулары белән алар чиксез куандылар.