“Туган җирем, туган телем, туган анам,Сезне сөям, сезгә мәңге тугры калам”дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә

2017 елның 21 июле, җомга

Купка авылы китапханәчесе экология елына багышланган “Туган җирем, туган телем, туган анам,Сезне сөям, сезгә мәңге тугры калам”дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә оештырып авылдашларын, килгән кунакларны, хезмәттәшләрен таң калдырды. Кичәдә шушы якның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән шагыйрә Тәслимә Кәримова, Алабуга  мәдәният училищесы мөгәллимәсе Фәридә Хәбибрахманова, Купка авылы тарихына багышланган “Без- Купкалар” китабының язылу тарихы,  аны чыгаруда башлап йөрүче “Ватаным Татарстан” газетасының баш редакторы урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Габделбәр Ризванов һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International