Табигатькә сәяхәт

2017 елның 7 августы, дүшәмбе
Аш – Буҗи авылы китапханәчесе төрле яшьтәге балалар өчен “Табигать –зур хәзинә” исемле экскурсия оештырды. Сәяхәт барышында балалар янгын куркынычлыгы кагыйдәләре, табигатькә зыян китермичә генә матур итеп ял итү хакында сөйләштеләр. Хәзерге көннең  иң актуаль темаларның берсе-Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигать турында тирән эчтәлекле әңгәмә корылды.  Шулай ук балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнап  викторина сорауларына җавап бирделәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International