“Гаилә бәхете нәрсәләр белән бәйле?”

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

17 август көнне Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Мифтахова Гөлия Ибраһим кызы   ведомство ара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде, аны төп темасы: “Гаилә бәхете нәрсәләр белән бәйле?”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән гаилә бәхете серләре һәм ничек вакытында гаилә низагларын җаен табып үткәреп җибэру  турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: хәбәрдәр "адреслы" системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдәдә булган    педагогик, юридик, проблемалары, мәсьәләләре күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты, гаилә  планлаштыру буенча  төп белем алу булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International