41 сессия районного Совета

Республикада зур күтәренкелек белән ТАССР оешуга 90 еллык юбилей чаралары уза. Шул уңайдан кичә Дәүләт Советының тантаналы утырышы булды. Районнан 3 делегат катнашты. 1995-2000 елларда Дәүләт Советы депутаты Миргалиев Мәлих Сәетович һәм 35 елга якын хезмәтен район халкының сәламәтлегенә багышлаган район Советы депутаты Зиганшин Рашат Каюмович. Республиканың үз юбилеен зурлап бәйрәм итәргә ныклы нигез, ирешелгән уңышлары бар.
Бераз гына тарихка күз салыйк.
Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының 1920 елның 27 мае карары белән “Автоном Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында” Декрет кабул ителгән.
1922 елның 30 декабрендә СССР төзелгәндә автономиянең исеме “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы” дип атала (ТАССР).
Яшь республика беренче елларыннан башлап коточкыч балә - 1920-1921 елардагы ачлык кичерә. Шул елларда республиканың авыл хуҗалыгы да зур югалтуларга дучар була: мөгезле эре терлекләрнең, сарык, кәҗә, дуңгызларның баш саны кими. 1922 елда сарыклар 1917 елның 14,5, дуңгызлар 8,5 проценты күләмендә генә кала.
Яңа экономик политикага (НЭП) күчү белән бәйле рәвештә ТАССР икътисады кызу темплар белән аякка баса башлый. 1925 елда икмәкнең тулаем җыемы 1923 ел белән чагыштырганда 3 тапкыр, 1926 елда 4 тапкыр арта. Тулаем продукт күләме 1926-1927 ел бәяләрендә 1924-1925 хуҗалык елында 43 миллион сум булса, 1927-1928 елларда – 91 миллион сумга җитә.
Икътисадның индустриаль секторы үсү, автономиянең аграр юнәлешен үзгәртми. 1930 нчы еллар башында ТАССР аграр регион булып кала. Беренче бишьеллыкта мех комбинаты, куәтле силикат кирпеч заводы, эре  фанер заводы, азык предприятиеләре төзелеп,  “Спартак”  күн аяк киеме комбинаты төзекләндерелә.
1930 еллар күп районнарда гомуми коллективлаштыру белән характерлана. Республикада 500 колхоз төзелә.
1933-1937 еллар – икенче бишьеллык – халык хуҗалыгының барлык тармакларының үсешен күздә тота. Аеруча игътибар авыр промышленность – машина төзелеше, металл эшкәртү һәм химия промышленностен үстерүгә бирелә. Шушы чорларда  кинопленка фабрикасы, синтетик каучук заводы һәм яңа куәтле ТЭЦ-2 электр станцияләре төзелә.
1933 елның 9 маенда “Правда” газетасында “Татария барлык ярышучы край һәм өлкәләрдән алда” дигән зур статья чыга. 1934 елның январендә республика шул чорларның иң югары хөкүмәт бүлеге – Ленин орденына лаек була.
1937 елга икенче бишьеллык ахырына эре сәнәгатьнең төп фондлары 2,5 тапкыр арта, 400 яңа предприятие төзелә. Җиңел сәнәгать тармагы да үсеш ала. Республика илдә чыгарылган язу машиналарының 43 процентын, мех-әйберләрнең яртысын җитештерә.
1936-1938 еллар Республика тарихында зур кара тап булып тора. 1937-1938 елларда Татарстан “өчлек”ләр хөкеме буенча 3 меңгә якын кеше атылган, төрле срокларга (күбесенчә 10 елдан – 25 елга кадәр) 10 меңнән артык кешене төрмәләргә утыртканнар. Партиянең Татар өлкә комитеты беренче секретаре А.Лепа, Совнарком Председателе К.Абрамов, күренекле язучылар Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Мәхмүт Галәү, Фатых Кәрим һәм тагын күпләр атуга хөкем ителгәннәр.
Хәзерге вакытта архивларда кулланырга рөхсәт ителгән документлардан күренгәнчә, партия өлкә комитытында техник хезмәткәрләрдән башка барлык хезмәткәрләрне, шәһәр һәм авыл  район комитетлары секретарьларының күбесен, башкарма комитетларның рәисләрен һәм күп хезмәткәрләрен, эре сәнәгать предприятиеләренең җитәкчеләрен, күп кенә хәрби комиссарларны кулга алганнар.
Шушы вакытларда 1936 елда ТАССР Конституциясе кабул ителә.
Сугыш алды еллары өченче бишьеллык планы буенча Татарстанда республиканың сәнәгать тармагы шулай ук үсеш юлында була. Дистәләрчә яңа предприятиеләр төзелә, иске завод-фабрикалар төзекләндерелә.
1940 елның ахырына сәнәгать тармагында продукция җитештерү күләме 50 процентка арта.
1939 елда ун ел элек гарәп графикасыннан  латинга күчкән татар графикасын кириллицага күчерәләр.
1940 елда Татария үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Бу вакытта республикада 3 миллион кеше яши, шуларның 48 проценты татарлар, 42 проценты руслар. Соңгы 10 елда халыкның грамоталылыгы 60 проценттан 90 процентка кадәр үсә. Югары белемле инженерлар, врачлар, агрономнар һәм башка белгечләр саны арта.
1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Республиканың өлеше зур. Татарстаннан сугышта 700 меңгә якын кеше катнашкан. Бу  сугышка кадәрге республика  халкының дүрттән берен тәшкил итә. Һәр икенче кеше яу кырында ятып кала.
Татарстанлылар көнне төнгә  ялгап, үз-үзен аямыйча, фронтны корал, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итәләр. Болар, шул исәптән, районыбызның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында, 65-еллыкны бәйрәм итү чараларында зурлап сөйләдек.
Сугыш чорында 1943 елның июлендә Шөгер һәм Баулы районнарында беренче нефть табылганын билгеләп үтәргә кирәк, ә безнең көннәрдә 2007 елда 3 млрд.тонна нефть җитештерү уңаеннан зур юбилей чаралары узды.
Сугыштан соңгы еллар халык хуҗалыгын күтәрү чорлары. 1964 елга ТАССР терлекчелек продукциясе җитештерү буенча Идел буе республикалары арасында I урынга чыга.
1970 елда Яр Чаллыда зур йөк автомобильләре җитештерү предприятиеләре комплексы төзелә башлый. Бу төзелешкә район партия комитеты күпләп эшчеләр туплап җибәрә. 1976 елда конвейердан беренче, 1979 елда 100 меңенче машина төшә.
1970 елда ТАССР икътисадта һәм мәдәнияттә ирешкән уңышлары һәм тезелүенә 50 еллык юбилее уңаеннан Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә, ә 1972 елда – Халыклар Дуслыгы ордены белән.
1990 елдан Татарстан Республикасы зур үзгәреш чоры кичерә. 1990 елның 30 августында ТАССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде, 1991 елның 12 июнендә республиканың беренче Прзиденты Минтимер Шәрипович Шәймиев сайланды һәм 2 дистә ел дәвамында Татарстан Республикасын Россиядә иң алга киткән, тотрыклы сәяси-икътисадый үсешкә ирешкән республика итеп танытты.
Минтимер Шәрипович җитәкчелегендә 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының яңа Конституциясе кабул ителде.
1994 елның 15 февралендә озакка сузылган сөйләшүләрдән соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында Килешүгә һәм 2007 елның 26 июнендә бераз үзгәрешләр белән яңартылган Килешүгә кул куелды.
Республиканың соңгы елларда ирешелгән уңышлары безнең күз алдында, һәм аларда Республиканың иң эре авыл районы буларак, арттыру булмас, аерым өлкәләрдә безнең дә өлеш белән ирешелде.
2005 елда Россия регионнары, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре генә түгел, күп санлы чит илләр җитәкчеләре катнашында мәркәзебез Казанның 1000 еллык юбилеен бәйрәм иттек. Татарстан Россиядә күп юнәлешләр буенча әйдәп баручы, инвестицияләр җәлеп итүче, инновацион үсештә булган алдынгы Республикага әверелде. Казанның Россиянең өченче башкаласы, Россиядә Татарстанның спорт державасы булып танылуы, спортның күп төрләре буенча Россия чемпионы, хәтта дөнья чемпионнарыбыз булуы – 2013 елда Казанда студентларның җәйге 27 нче универсиадасын уздырырга хокук бирде. Универсиадага әзерлек буенча да киң колачлы эшләр бара.
Казан чын мәгънәсендә дөнья стандартларына җавап бирерлек башкалага әверелде, метро төзелеше дәвам итә.
Татарстанда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы бердәмлекне саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән дәүләт структуралары һәм дини оешмалар арасында үзара бәйләнешләр буенча уникаль тәҗрибә тупланган. 2005 елда Казан Кремлендә торгызылган Кол Шәриф мәчете янәшәсендә төзекләндерелгән Благовещение соборы һәм барлык милләтләрнең, конфессияләрнең үзара дус, тату, аралашып яшәүләре – моның ачык мисалы.
Республиканың 90 еллык тарихи сәхифәсе битләрендә РСФСР Үзәк Башкарма Комитетының 1930 елның 10 августында “ТАССРның яңа административ бүленеше турындагы” карары белән оешкан Кукмара районының да данлы үткәне, тотрыклы бүгенгесе һәм өметле киләчәге бар.
Шушы еллар эчендә ирешелгәннәр хәзерге вакытта бөтендөнья финанс кризисына карамастан, икътисад өлкәсендә, социаль сферада үсешкә ирешеп, район халкының тормыш дәрәҗәсе сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.  Районның социаль-икътисадый үсеше турында отчет сессиясендә тулы мәгълүмат биргән идем. Узган I квартал, 4 айлык нәтиҗәләребез дә уңай, 4 айда җитештергән товар,  күрсәтелгән хезмәт күләме 1 млрд.сумга якынлашты, 2009 елның шул чоры белән чагыштырганда 142 процент булды. Авыл хуҗалыгында ул 126, төзелештә 156, сәнәгатьтә 166 процент тәшкил итте.
Кече эшмәкәрлекне үстерү буенча күрелгән үтемле чаралар нәтиҗәсендә  эшмәкәрләр саны арта. Алар өлешенә тулаем территориаль продуктның 16 проценты туры килә. Район бюджетына керткән салымнары да 1 ел эчендә 14 проценттан 25 процентка үсте. Икътисадтагы уңай үзгәрешләр районның үз керемнәрен үстерергә мөмкинлек бирә.
Моннан 5 ел элек муниципаль бюджетта үз керемнәребез 20 процент булса, бүген ул 35 процентка кадәр үсте. Шушы елларда сезнең белән ирешелгән уңышлар, төзелеп, файдалануга тапшырылган һәм бүген игелекле хезмәт күрсәтүче мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль учреждениеләр, торак йортлар һәм башка производство объектлары күмәк хезмәт нәтиҗәсе.
Бу уңышлар турында республиканың, районның алдагы елларда булачак юбилейларында кабат-кабат искә алыныр әле.
Хәзерге буынның бурычы – Республиканың шул исәптән районның, документларда булган тарихын саклау, Татарстанның, районның үсешенә лаеклы өлеш керткән күренекле шәхесләрнең истәлекләрен туплау һәм бу елъязманың бүгенге битләрен булдыру. Һәр буын үзенең үткәнен белергә, бүгенгесен булдырырга, киләчәген планлаштырырга тиеш.
Безнең барлык хезмәтебезнең иң соңгы нәтиҗәсе – икътисадның үсешенә ирешү һәм районыбыз халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Бу безнең иң югары приоритет һәм һәрберегезнең көндәлек хезмәтенә әверелергә тиеш. Алда торган шушы бурычларны үтәүдә уңышлар телим.
 
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International