Закиров Ахмәтвасил Закир улы 1931 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Кукмара районы Уразай авылында туа. Тормыш иптәше Мәдинә апа белән ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Биш оныгы, бер оныкчыгы бар. Бүгенге көндә улы Рәҗәп гаиләсе тәрбиясендә балаларының, оныкларының уңышларына куанып яши. Олыгайган көннәрендэ дә актив тормыш рәвеше алып бара: җәен бал кортлары карый, хуҗалык кирәк яраклары ясый, кыш көне чаңгыда йөри. Ахмәтвасил Закир улы Уразай авылы тарихын чагылдырган китап чыгаруда да үзеннән зур өлеш кертте, аның сөйләгән күп истәлекләре ул китапта урын алды.

18 июня 2021 г., пятница
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International