Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды
Ош Юмья авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Анна Ивановага 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев котлады, чәчәк бәйләме, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук юбилярны " Әсәнбаш-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Мөбәрәкшин котлады.
Анна Иванова Югары Юмья авылында туа. Гомере буе Әгерҗедә тимер юлда эшләгән. Хәзерге вакытта ике туган сеңлесе Екатерина Петрова һәм аның кызы Серафимә Давыдова белән яши. Юбиляр оптимизм югалтмый, хуҗалык буенча ярдәм итә. Ул хөрмәт һәм кайгыртучан.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"