Кукмара районында яшәүчеләр җыенда мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Чираттагы халык җыеннары Югары Чура, Янил, Байлангар авыл җирлекләрендә үткәрелде

Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә. Кичэ шундый җыен Югары Чура, Янил, Байлангар авыл җирлекләрендә узды. Чара җанлы әңгәмә формасында үтте. Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирә, үз теләкләрен, фикерләрен җиткерә алды. Халык белән очрашуга район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар килгән иде.

- Булачак җыен турында укытучылардан ишетеп белдек hәм катнашырга уйладык. Без, 11 сыйныф укучылары, мәктәпне тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгы институтында белгечлек алырга һәм авылга кайтырга планлаштырабыз. Шуңа да туган җиребездә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуы турында ишетәсебез килә, - диде Югары Чурадан Анна Димитриева һәм Юлиана Игнатьевалар. 

Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе турында авыл җирлеге башлыклары чыгыш ясады. 

Халык җыены вакытында hәркем үзен борчыган сорауларын бирергә ашыкты: почтальон, рейс автобусы, фельдшер, су белән тәэмин ителеш булмау, балалар бакчасын, авыл мәдәният йортын, юлларны ремонтлау. Шулай ук сөт бәясенә, социаль инфраструктурага һәм башка күп кенә темаларга кагылышлы сораулар да яңгырады. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмады. Алга таба карау өчен аларның барысы да контрольгә алынды.
 

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International