“Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Күңелле стартлар» спорт бәйрәме уздырылды.

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

11 сентябрь көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Күңелле стартлар» спорт бәйрәме уздырылды.  Бәйрәмдә 1 коррекция төркеме балалары катнашты.

Ярышлар  программасына күңелле команда ярышлары кертелгән иде, аларда  катнашучылар җиңүгә ирешү өчен көч, җитезлек, тизлек, чыдамлык, шулай ук команда рухы күрсәтергә тиеш иделэр! Балалар бик теләп эстафеталарда  катнаштылар. Ә җанатарлар спорт турында табышмаклар чиштеләр, кегли уйнадылар, бию флешмобында катнаштылар.

Бәйрәм бик күңелле, тату һәм кызыклы үтте.

 

 

I-коррекцион төркем тәрбиячесе: Алексеева Наталья Петровна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International