Р.Мөхәммәтшин стадионында тренер Д. М. Ибәтова җитәкчелегендә «тау чаңгысы спорты» бүлегендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре арасында гаилә спорт ярышлары узды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елның 6 октябрендә Р.Мөхәммәтшин  стадионында  тренер Д. М. Ибәтова җитәкчелегендә «тау чаңгысы спорты» бүлегендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре арасында гаилә спорт ярышлары узды. Ярышларда 27 гаилә катнашты.

    Спорт ярышлары җәен дә, кышын да әйбәт. Спорт команда рухын, характердагы  ныклыкны үстерә һәм начар кәеф белән көрәшүнең менә дигән ысулы булып тора. Мондый ярышларның максаты - күңелле хисләр һәм яхшы кәеф.

    Ярышлар  программасында  трасса узу (скакалдан  сикерү, гәүдәне күтәрү, брус  аша сикерү, күпкатлы сикерүләр), аларда егетләр һәм аларның әти-әниләре көч, җитезлек һәм чыдамлык  кына түгел, командада  эшли белүләрен дә күрсәттеләр.  Балалар  белән беррәттән  үзенчәлекле  бала Дәүләтҗанов Илфат катнашты, ул трассаны узып, яхшы нәтиҗә күрсәтте.

    Бәйрәм бер сулышта узды. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәттеләр. Бу бәйрәм балалар һәм ата-аналар күңелендә озак сакланыр. Ярышларның җиңүчесе булуы да мөһим түгел, иң мөһиме-барысы да бәйрәм атмосферасын, үзара хөрмәт һәм аңлау тойдылар.

 

Ярышның җиңүчеләре:

Олы төркем:

1 урын – Тимофей Рудаков һәм әнисе  Полина Сергей кызы,

2 урын – Денис Демидов һәм әтисе Сергей Петр улы,

3 урын- Илшат Дәүләтҗанов һәм әнисе Ләйсән Нурсалих кызы.

 

Кече төркем:

1 урын – Камилә Шәрипова һәм әтисе Адель Камил улы,

2 урын – Газизә Сәлахетдинова һәм әтисе  Марат Мәсхүт улы,

3 урын-Әмирхан Вәлиев һәм әтисе Илнар Ильдус улы.

 

   Җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар, ә катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International