Кукмараның чыгарылыш укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» онлайн режимда уза.

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Быел 9 сыйныфны - 493, ә 11 сыйныфны 221 укучы тәмамлый.

25 майдан башлап Кукмара районы мәктәпләрендә онлайн режимында «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үтә, ул 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Иванова хәбәр итте. «Бүген мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узган булыр иде. Тик ул быел онлайн форматта гына узарга мәҗбүр», - диде Ирина Иванова. Һәр мәктәптә «Соңгы кыңгырау» уздыру көне билгеләнгән. Быел 9 сыйныфны - 493, ә 11 сыйныфны 221 укучы тәмамлый.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International