“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә КЦСОН “Тылсым”

2020 елның 4 июле, шимбә

8 июльдә иң дулкынландыргыч һәм якты бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы үз тамырлары белән борынгы Руська китә. Россиядә бу бәйрәм 2008 елдан билгеләп үтелә.

Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме алдыннан берничә карамакта булган гаиләләрне котладылар.

Социаль хезмәт алучылар арасында безнең игътибардан читтә калмаган гаилә парлары бар, алар бергә ышанычлы, озын гомер юлы үткән гаилә парлары. Шундый гаилә парларының берсе - Чишмәбаш авылында яшәүче Минневасил Марсутдинов һәм Мәүгаида Марсетдиновлар. Алар 4 бала, 8 онык тәрбияләп үстергәннәр. Алар гомер буе колхозда эшләгәннәр. Бүгенге көндә дә алар яраткан эшләре белән шөгыльләнәләр - умарталык тоталар, бакчада виноград, хәтта грек чикләвеге үстерәләр. Киләсе елда Марсетдиновлар уртак тормышларының 60 еллыгын билгеләп үтәләр.

Тагын бер игътибарга лаек гаилә - Олыяз авылында яшәүче Якупов Вәлиәхмәт һәм Якупова Зөлхәбирә. Алар 3 бала, 5 онык, 4 оныкчык тәрбияләп үстергәннәр. Күптән түгел зөбәрҗәт туйларын – 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткәннәр. Зөлхәбирә апа Олыяз авылына багышланган китап бастыруда бик зур ярдәм итә, үз авылы музеен ачуга зур өлеш кертә.

Без социаль хезмәт алучы гаиләләргә  әле күп еллар балаларына һәм оныкларына шатлык-куанычлар остәп  бергә яшәуләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International