Ярминкәдә умартачылык продукциясе киң тәкъдим ителәчәк, төрле конкурслар, концерт номерлары оештырылачак. 22 августта, шимбә көнне, Кукмараның Комсомол мәйданында бал ярминкәсе узачак. Ярминкәдә умартачылыкның продукциясе киң булачак. Моннан тыш, Кукмара халкы һәм шәһәр кунаклары өчен төрле конкурслар, концерт номерлары оештырылачак. Ярминкә коронавирус таралу шартларында барлык кирәкле санитар таләпләрне үтәп үткәреләчәк. Башлана 8.00 сәгатьтә.