"Гади һәм уңайлы социаль-тернәкләндерү чаралары»

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 нче елда «Демография»милли проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын кертү эше дәвам итә.

Озак вакытлы карау системасының максатларыннан берсе социаль хезмәт алучыларның коммуникатив потенциалын арттыру. Өченче кварталда белгечләр тарафыннан «оста куллар» технологиясе эшләнде һәм кертелде. Әлеге технология кул җәрәхәтуннән соң, Паркинсон авыруынан, аутизм, баш җәрәхәтләреннән, баш миенең органик зарарлануынан, инсульттан соң кулларның моторикасын үстерә. Ул бик уңайлы һәм һәркем өчен ачык, чөнки дәресләр ятып торучылар өчен дә, утырып торучылар очен дә үткәрелә. Безнең хөрмәтле әби-бабайлар социаль хезмәткәрләр белән берлектә түбәндәге күнегүләр ясыйлар: терсәктә кулны йомшарту һәм авыру кул белән әйләндерү хәрәкәтләре, җиңел җылылык барлыкка килгәнчегә кадәр учларыны уу, пластилиннан әвәләп ясау, тасмага яки җепкәгә эре мәрҗән кидертәләр, төймәләрне яки башка вак предметларны сүтәләр. Шулай ук безнең карамактагы олкәннәрнең кул астында резин шиплы йомшак туплар да бар, аларны учларында кысалар яки бер кулдан икенчесенә күчерәләр.

Әлеге дәресләр көн саен утыз минут үткәрелә һәм  күп кенә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар моның уңай нәтиҗәсен тойдылар. Киләчәктә дә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның хәлен яхшырту өчен яңа технологияләр эшләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International