«Туган як язучылар иҗатында» дәрес-презентация

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

«Народы дружат книгами» проекты кысаларында, С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә, 4 нче мәктәпнең 4 б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Туган як язучылар иҗатында» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Ул балаларга Кукмара районында яшәүче халыкларның тарихы, истәлекле урыннары, мәдәнияте турында сөйләде. Аннан соң балалар “Минем Кукмара” тестының сорауларына җавап бирде. Гөлфия Мөкмин кызы «Күпмилләтле Кукмара» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, төрле милләт язучыларының китаплары белән таныштырды. Балалар аларның шигырьләрен рус, удмурт, татар һәм мари телләрендә укыды.  Чарада катнашучыларга якташ язучыларның иҗаты буенча буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International