7 июньдә «Пушкин-нон-стоп» республика акциясе кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе «Йолдызлык» балалар бакчасы белән берлектә бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган «Тылсымлы Пушкин илендә» шигырь укучылар һәм рәсем конкурсы үткәрде. Китапханәче Закирова Фирдания шагыйрьнең күңелле балачагы, тормышы һәм иҗади юлы турында сөйләде, әкиятләре белән таныштырды. Балалар яраткан шигырьләрен сөйләде, шагыйрь әсәрләре буенча рәсемнәр ясады. Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылды.