Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенән» кисәтү килде:

28 март кичке сәгатъләрдә   Татарстан Республикасы территориясендә урыны б.н 15 м/с кадәр көчле җил, буран булуы көтелә. Шулай ук 29 март төнендә һәм көннең беренче яртысында томан төшәчәк диеп фаразлана, юлларда бозлавык саклана. Юлларда сак булыгыз! 

Бердәм ярдәм күрсәтү номеры 112!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International