“ЗИЛАНТ” СПОРТ МӘКТӘБЕ

 Яңалыклар

Дәрес вакыты 

 Фотокүргәзмә

Өстәмә хезмәтләр күрсәтү

Ирекле шогыльләнү вакыты 

 

Россиянең, Татарстанның         чемпионнар бишеге

                                                                                             

 

 

 МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ  УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

 СПОРТ МӘКТӘБЕ “ЗИЛАНТ”

 

 

422110, Татарстан Республикасы,  Кукмара бистәсе, Ленин урамы, 34 йорт.

Тел. 2-69-33, 2-83-61.

Электрон адресы: Aliya.Yakupova@tatar.ru

 

 

 
 

Сез балагызның спорт юнәлешендә үсүен телисезме? Теләсәгез сезгә кичекмәстән “Зилант” спорт мәктәбенә килергә кирәк. Бездә балаларга остәл теннисы, волейбол, баскетбол, самбо,бокс,чаңгы, тау чаңгысы hәм йөзү торләре буенча өстәмә белем алу өчен уңайлыклар тудырылган hәм алга таба бала сайлап алынган  юнәлешендә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә ала.

Мәктәптә 4-5 яшьлек балаларга (спорт төренә карап) группаларда, шулай ук индивидуаль рәвештә белем бирелә. Балалар hәм үсмерләр  “Зилант” спорт мәктәбе балалар  ул сезнең балагызның сәламәтлеге,физик үсеше hәм уңышларының нигезе!
 
 
“Зилант”ның ишекләре hәрвакыт ачык
 
 
Файзуллин
Рустем Гиният улы
директор СШ "Зилант"

 “Зилант” спорт мәктәбе турында бары тик битараф кеше генә белмидер. Күпләр районда,республикада, хәтта Россиядә бителе булган спорт мәктәбе белән якыннан таныш. “Зилант” та шогылҗләнүчеләр арасында Татарстан республикаасы, Россия чемпионнары бар. Доньякүләш ярышларда катнашып призлы урыннар алучы спортсменнар да шушы мәктәптә тәрбияләнә.
 “Зилант”  спорт мәктәбе Кукмара районы администрациясе башлыгының 1 февраль 2000ел  № 23 карары нигезендә тозелә. Мәктәп 09.09.2009 елда алынган (серия № 322466 регистрация номеры №18) лицензия белән эшли. Дәүләт статусына туры китереп, мәктәп өстәмә белем бирү программаларын физкультура-спорт юнәлешендә тормышка ашыра. Мәктәптә 6 спорт торе бар. Бу төрләрдә Кукмара районы урта белем бирү мәктәпләреннән, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеларыннан hәм Киров өлкәсе урта белем бирү мәктәпләреннән җыелган 736 бала шөгыльләнә.
 
 

Безнең тренерларның уңышлары: самбо тренеры Бадертденов М.И., Вахитов А.У. греко-рим көрәше, Галеев Л.Х. бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат.  Данлыклы, үз эшләргенең осталары булган тренерлар эшләгән мәктәпкә. Сезне дә чакырып калабыз.
 
 

Кайда, нинди дәрәҗәдәге ярышларда катнашмасыннар, “Зилант”та шөгыльләнүчеләргә hәрвакыт уңыш юлдаш була. Бу инде спорт мәктәптә укыту- тәрбия процессы тиешле дәрәҗәдә алып барыла дигән сүз.
 
Календарь план нигезендә ел дәвамында төрле чаралар үткәрелеп тора. Шуларның иң истә кала торганнары: “Яшь спортеменнар сафына алу”, Сабантуй, чыгарылыш кичәләре, спорт ветераннары белән иҗади кичәләр үткәрү, районның hәм республиканың атаклы кешеләре белән очрашу, Ата-аналар спартакиадасы.
 

Район халкы өчен тренажер залы, бассейн, сауна эшли. Фитнес буенча дәресләр алып барыла. Йөзәргә өйрәнергә теләүчеләр өчен түләүле группалар төзелген. Организацияләр  өчен килешү нигезендә волейбол, баскетбол чен минифутбол дәресләре оештырыла хәзерге заман спорт таләпләренә туры китереп спорт мәктәп җиhазландырылган.
 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International