VII сессия Кукморского районного Совета второго созыва

Хөрмәтле депутатлар, кунаклар, сессия эшендә катнашучылар!

Сессиядә мөһим мәсьәләләр тикшереп, тиешле карарлар кабул иттек. Кабул ителгән муниципаль программалар федераль, республика законнарына, хокукый-норматив актларга, гамәлдәге программаларга нигезләнеп эшләнде һәм аларның үтәлеше җирле үзидарә органнары, һәр өлкәдә җаваплы җитәкчеләрнең эшне ничек оештыруына бәйле.

Социаль икътисадый үсешкә килгәндә, финанс-икътисадый кризис, узган елның кырыс корылык йогынтысы булуга карамастан, һәр тармакта куелган тырышлык нәтиҗәсендә товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтүне 2010 елның I кварталы белән чагыштырганда 116 процент дәрәҗәсенә җиткерә алдык. Бу зур күрсәткеч. Шушы авыр шартларда да терлекчелек продукциясе җитештерү күләмен арттыру нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында 111 процент үсешкә ирешә алдык. Сөт җитештереп сату “Рассвет”та – 111, “Урал”да – 107, “Бор” агрофирмасының “Уңыш” бүлекчәсендә - 103 процент булды.

Югары технологияле гаилә фермалары төзелешен дәвам итәбез. Аларның бишесе уңышлы гына эшләп килә. Аларда сыерлар саны 113, барлык терлекләр 267 гә җитте. Алынган бозаулар – 80. Һәр көн саен 2 тоннага якын сөт саталар. Тагын дүрт гаилә фермасында төзелеш бара, май-июнь айларында төгәлләү бурычы куябыз.

Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Анатольевич Медведев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов тарафыннан барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдында зур бурыч – терлекләрнең баш санын саклау бурычы куелды.

Республика җитәкчесенең бу таләбен үтәгән районнар арасында безнең район да бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләр 1160 башка артып, 26628 булды, шул исәптән сыерлар – 9959 (+209). Шәхси хуҗалыкларда 373 башка артып, 14708 булды, сыерлар - 6190.

Районда уртача хезмәт хакы күләме 10236 сум булды, үсеш 1316 процент. Авыл хуҗалыгында ул узган елгы дәрәҗәдә калды. Сәнәгатьтә - 14064 сум (115%), төзелештә - 11246 сум (129%), сәламәтлек саклау өлкәсендә - 10596 сум (107%), мәгарифтә - 9136 сум (126%), социаль яклау учреждениеләрендә 7565 сум (112%), мәдәнияттә - 6104 сум (102%). Товар җитештерү һәм хезмәткә түләү күләме арту сәбәпле җирле бюджетка керемнәребез арту турында ишеттегез. 120% үсеш белән 8 млн сум өстәмә табыш бер яктан караганда зур сан. Икенче яктан караганда, әле салам базасы үстерү буенча җирлекләр бик сүлпән эшли. Коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең соңгы утырышында эчке эшләр бүлеге мәгълуматлары буенча 1 кварталда гына да алар тарафыннан теркәлмичә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 48 юридик затка, 8 итек сату белән шөгыльләнүче, 33 – такси хезмәте күрсәтүче физик затларга карата административ беркетмәләр төзелгән. Һәр җирлек башлыгы тиешле структуралар белән бу юнәлештә эш алып барырга тиеш. Бу салым базасы гына түгел, ковертта акча алучы физик затның киләчәге дә. Медицина, социаль, пенсия иминиятләре дә вакытында теркәлеп, күчәргә тиеш. Һәркем үзенең картлыгын ышанычлы каршыларга, лаеклы пенсиясен алырга хокуклы, эш бирүчеләр һәр эшчене теркәргә, хезмәт хакын да, тиешле түләүләрне дә фондларга вакытында түләп барырга тиеш.

Моны контрольгә тоту салым инспекциясе, пенсия фонды, эчке эшләр бүлеге һәм һәр кешесенең язмышы өчен турыдан-туры җаваплы булган җирлек башлыкларының бурычы.

Районда социаль-икътисадый үсешне, халыкның тормыш хәлен яхшыртуны, инвестицияләр җәлеп итеп, яңа эш урыннары булдыруны бары тик иминлек, тынычлык, яшәү өчен куркынычсыз шартлар булганда гына мөмкин.

2011-2014 елларга хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль комплекслы Программаның максаты да дәүләт органнары, җәмәгать оешмалары һәм халыкның үзен дә җәлеп итеп җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын ныгыту. Ел дәвамында һәм һәр ел саен район Советы сессияләрендә, даими комиссия утырышларында, район һәм тармак киңәшмәләрендә бу программа үтәлешен даими тикрешеп барачакбыз.

Районда хокук бозуларны кисәтү, тәртип, тәрбия мәсьәләләрендә дини оешмаларының да мөмкинлекләреннән күбрәк файдалану зарур. Беренчедән, һәр дини оешмада – мөселманмы ул, христиан диненәгеме – барлык эшләре Конституция кысаларында, гамәлдәге законнарга нигезләнеп алып барылырга тиеш. Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттан тыш V Корылтаенда Рөстәм Нургалиевич район һәм шәһәр башлыкларына зур җаваплылык йөкләде. Һәр мәчет эшчәнлеге, имамнарның халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында тәрбия алып барулары, урыннарда башка төр дини юнәлешләр, агымнар булдырмау – җирлек башлыкларының турыдан-туры җаваплылыгында.

Якын арада һәр мәчеттә дини оешмалар уставы таләп иткәнчә, яңа мөфти сайланганнан соң, яңа имамнар сайлана. Сайланачак имамнар республикада алып барылган дини эшчәнлекне хупларга, белеме, гыйлеме, акылы, тәртибе, зыялыгы белән үзе артыннан калганнарны ияртергә, үз төбәгендә чын авторитет булырга тиеш.

Имамнар районның имам-мөхтәсибен сайлап куярга тиеш. Имам-мөхтәсиб районны республика күләмендә чагылдыручы дин әһеле, аңа таләпләр тагын да зуррак, тагын да катлаулырак.

Мөселманнар корылдаенда Болгарны торгызуга делегатлар һәм кунаклар тарафыннан зур бәя бирелде. “Яңарыш” фондына районның узган ел ярдәме зур булды, безне хәтта башкаларга үрнәк итеп тә куйдылар. Быел да бу эштә депутатлар, җитәкчеләр һәм район халкы актив катнашыр дип ышанам. Район Советы, Башкарма комитет аппаратлары бер көнлек хезмәт хакларыбызны күчердек. Башкалар да бу эшкә алыныр дип ышанам.

Энергияне саклау һәм энергия эффектлылыгын күтәрү Программасына аерым игътибарны юнәлтәсем килә. Акчаны табу гына түгел, аны акыллы итеп тота да белергә кирәк. Соңгы елларда зур күләмле төзекләндерү, капиталь ремонт алып баруга карамастан, яңартасы мәгариф, мәдәният учреждениесе биналары, медпунктлар күп әле. Федераль законнар кабул итеп, ремонтлана торган торак-коммуналь сферасында да бик зур күләмле эшләр бар. Поселокта гына түгел, авыл җирлекләрендә дә су үткәргечләр тузган. Җылылык белән тәэмин итү буенча да поселокта модульле котельныйлар төзелү, аерым котельныйларда реконструкция уздырылуга карамастан, бу система иң күп чыгымнар таләп итә торган, иң күп югалтулар булган тармак булып кала.

Һәр җирлектә энергия ресурсларының эффектлылыгын арттыру, булган барлык ресурслардан оптималь файдалану, районның 2011-2015 елларга социаль-икътисадый үсеш программасын кабул иткәндә беренче чиратта нинди объектлар төзүгә игътибар бирергә кирәкләген ачыклау өчен комиссия белән барлык җирлекләрдә булып, ситуацияне ачыклыйбыз, бу эш төгәлләнеп килә.

Җирлек башлыклары үз территориясендәге һәр учреждение, аларның торышы белән таныштырып, алга таба булган проблемаларны хәл итүне ничек күрә - шулар буенча комиссиядә уртага салып сөйләшәчәкбез һәм, әйткәнемчә, 2011-2015 елларга социаль-икътисадый үсеш программаларын төзегәндә исәпкә алачакбыз.

Һәр җирлек башлыгы үз территориясендә барлык мәсьәләләр өчен дә җаваплы.

Апрель ае - авыл районнары өчен иң җаваплы айларның берсе. Чөнки язгы чәчүгә әзерлекне төгәлләп, һава торышыннан чыгып, басу эшләрен башлап җибәрәбез. Язгы чәчүгә әзерлек – ул техника әзерлеге дә, аларның тиешле кадрлар белән тәэмин ителүе, ягулык-майлау материаллары, ашламалар, чәчүлек орлыклары белән тәэмин итү дә. Бу чараларның барысы да вакытында, тулысынча үтәлгәндә генә 2011 елның без көткән уңышына өметләнә һәм ел ярымлык терлек азыгы запасы булдыра алабыз.

Бу мәсьәләләргә Федераль һәм Республика күләмендә зур игътибар бирелә. 11 апрель көнне Федераль Хөкүмәт рәисе урынбасары Виктор Зубков рәислегендә Идел буе Федераль округында 2011 елның язгы кыр эшләрен уңышлы башкару һәм терлекләрнең баш саннарын саклап калу мәсьәләләре буенча зур киңәшмә узды. Анда Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич катнашты.

12 апрель көнне Вахитов хуҗалыгы базасында язгы чәчүгә әзерлеккә багышланган зона киңәшмәсе узды. Район буенча да язгы чәчүгә әзерлек, терлекчелекне үстерү, терлекләрнең баш саннарын арттыру мәсьәләләре буенча “Урал” хуҗалыгы базасында зур киңәшмә уздырдык. Тулаем район буенча әзерлек начар түгел, республика бюджетыннан күрсәтелгән ярдәм күләме дә зур. Бурыч – һава торышыннан чыгып, язгы чәчүне кыска срокта, булган барлык ресурслардан оптималь файдаланып, сыйфатлы итеп башкару. Моның өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәчәкбез.

Тагын бер мәсьәләгә тукталасым килә. Халык белән эшләү, аларның мөрәҗәгатьләрен хәл итү.

Һәр җирлек, һәр авыл халкы үзенең хокукларын да, бурычларын да белергә, беренче чиратта, бурычларын үтәргә тиеш.

1 кварталда 8 янгын очрагы булды. Аянычы - 4 үлем очрагы булуы. Депутатлар, җәмәгать оешмалары белән берлектә барлык мөмкинлекләрне дә эшкә җигеп, җирлек башлыклары һәр гаилә, аеруча авыр гаиләләр, спиртлы эчемлекләр куллана торган гаиләләрне аерым игътибарга аласы.

1 апрельдән санитар икеайлык игълан ителде. Һәр учреждение, оешма, һәр шәхси хуҗалык актив катнашып, кыш дәвамында тупланган көнкүреш калдыкларыннан чистартып бетерәсе. 2011 ел – урман елы дип игълан ителде. Урманчылык белән бергәләп, агачлар утыртуны һәм һәр учреждение, оешма, хуҗалыкта чәчәкләр утыртуны оештырасы. Һәр җирлектә үрнәк йорт, үрнәк авыл, үрнәк учреждение конкурслары уздырып, аларның нәтиҗәсен Сабантуйларда ясау бурычы куябыз.

Алда торган зур бурычларны үтәүдә һәр депутат җаваплылык тоярга тиеш. Шушы бурычларны үтәүдә уңышлар телим.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International