Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Контитуциясенең 25 еллыгы уңаеннан Кукмара районы авыллары мәдәният йортларында күп төрле бәйрәм чаралары үтте. Аш Буҗи авылы клубында “Бердәм булыйк, бергә булыйк”, Өлгедә - “Бердәмлектә көчебез”, Пчеловодта – “Бердәм булыйк!”, Әсән Елгада - “Бердәлектә безнең көч”, Кәркәвечтә – “Татарстан – минем республикам”, Байлангарда – “Җырлы-моңлы туган ягым”, Чишмабашта – “ Сөенеп яшик, дуслар”, Югары Арбашта "Гөрләшеп яшик, дуслар", Каенсарда “Туган телебез – татар теле”, Түбән Үрәстә “Халыклар бердәмлеге көне” дип аталган чаралар әзерләнде һәм үткәрелде. Шулай ук, Ятмас Дусай, Югары Өскебаш, Битлянгур, Купка,Татар Толлысы авылларында әлеге бәйрәм көннәре билгеләп үтелде.