Австралиядә яшәүче якташларыбыз Кукмарада кунак булып китте

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Туган якны өйрәнү музеенда “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы узды. Оешманың җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина очрашуга 35 ел элек районыбызның Әсән Елга авылыннан Австралиягә күчеп киткән якташыбыз, язучы София Вәлиеваның сеңлесе Гайшә һәм аның тормыш иптәше Зыя әфәнде, Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәреннән һәм Санкт Петербургтан кайткан якташларыбызны чакырган. Районыбызның музей хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, әдәбият-сәнгатькә гашыйк булган һәркем аларны җылы итеп каршы алды. Очрашуны Зур Сәрдек авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова алып барды.

Кадерле кунакларга сүз бирелгәч тә, мин элек аларның сөйләм телләренә игьтибар иттем. Алар бер мизгел эчендә рәхәтләнеп татарча безгә үзләренең бүгенге тормыш хәлен, яшәешен, мәдәниятен сөйләде. Татар теле бүгенге көндә бик аяныч хәлдә булганда, татарларыбыз үз телләрен начар белгән яисә бөтенләй белмәгән заманда, милләтәшләребезнең чит җирдә торып та, үз телләрен онытмаулары горурлык хисләре уятты.

-         Австралия якларында без балаларыбызны саф татарча сөйләштерү өчен бар көчебезне куябыз. Сезнең кебек без дә үз йолаларыбызны, гореф гадәтләребезне сакларга тырышабыз. Шунысы кызганыч, безнең анда үз телен яхшы белгән халкыбыз аз. Әгәр дә без үз телебезне сакламасак, ана телебез бетәчәк. Шуңа күрә без татар телен саклап калуда көчтән килгәнчә тырышабыз. Австралиянең Орландта шәһәрендә татар җәмгыятебез бар. Шунда без яшьләр белән татар халкының гореф гадәтләрен, милли йолаларын өйрәнәбез, терле өлкәләрдә чыгышлар ясарга тырышабыз. Кукмарага кайткан саен аның яхшы якка үзгәрүен күреп сөенәбез, яшьләрнең әдәбият һәм сәнгатькә тартылуы бездә горурлык хисләре уята, - диләр Зыя һәм Гайшә Маскилар.

Аларның сөйләгәннәреннән татарларның бик динле, дини йолаларны төгәл үтәүләрен чамаларга була. Милләтнең гореф-гадәтләрен, җырларын, уеннарын саклап калырга тырышу өчен, вакытларын да кызганмый алар.

Австралиялеләрнең тормыш-көнкүреше белән танышканнан соң, сүз Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәреннән Кукмара  якларына кунакка кайткан якташыбыз Фәйрүзә Солтановага бирелде. Аның сөйләменнән үк, бу як халкының кунакчыл булуы, кешеләр белән аралашырга яратуы сизелеп тора. “Безнең якларда сез кая гына барып керсәгез дә, сезне кадерле кунакны көтеп алган күк каршы алачаклар һәм хөрмәтләп озатачаклар, ди Фәйрүзә ханым. Ул безне Төрекмәнстанда ут, су, газ хезмәтенең бушка булуы, автобусларның да халыкка бер тиенсезгә хезмәт күрсәтүен әйтеп таң калдырды. Хәтта алар да бензин бәяләре дә, безгә караганда күпкә очсызрак икән. Тик, минемчә, кеше өчен уңайлы хезмәтләрнең бушка булуы шатландырса да, еракта үз туган ягыңны сагынып яшәү, үз халкың ягына кайту хисе көчле булу, күпкә авыррактыр..

Безнең белән очрашуга дип Санкт-Петербург шәһәреннән Рәсимә Хисаметдинова да килгән иде. Әлеге ханым әдәбиятны үз итүеннән тыш, спортны да бик ярата икән. Моның шулай икәнлеген аның чаңгы буенча мастер спорты, күп еллар “Локомотив” клубының директор урынбасары вазыйфасын үтәве күрсәтә. Ул шулай ук үз ана телен саклап калуга ирешкән ханым.

Кукмаралылар бу көнне чит җирдә яшәп ятучы милләтәшләре өчен җирле әдипләр әсәрләреннән тупланган “Күңел рәсем ясый” дип исемләнгән беренче җыентык китабын тәкьдим итте, районыбыз осталары үз куллары белән чигеп ясалган бүләкләр дә алар күңеленә хуш килде. Очрашу түгәрәк өстәл артында нәфис сүз, җырлар белән үрелеп барды, һәркем үзен кызыксындырган сорауга җавабын ала алды.  

Әлбәттә, ерак җирләрдән безгә кунак булып кайткан якташларыбыз белән очрашу очраклы гына булмады. Без –укытучылар, китапханәчеләр, укучылар моннан рухи байлык алып кайттык. Чынлап та, сәнгатькә гашыйк, иҗатка якын кешеләрдән һәрвакыт рухи байлык, җан тынычлыгы алып каласың. Бу очрашуда мин шуңа игьтибар иттем: татар кайда гына булмасын ул татар булып кала, үз милләте, теле өчен янып-көеп яши. Шуңа күрә дә кунакларның чыгышында туган якка, телгә мәхәббәт, мәдһия сизелеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International