2023 елның 28-29 мартында Чаллы шәһәрендә 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды

2023 елның 31 марты, җомга

2023 елның 28-29 мартында Чаллы шәһәрендә 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды, анда 4 көчле команда катнашты: «Ак Бүре» - Казанннан, «Чаллы» - Чаллыдан, «Олимп» - Кукмарадан, «Стрела» - Казаннан.

   2008 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең 2022-2023 елгы сезонында 17 команда катнашты.  Тренер Таһир Нурмөхәммәтов һәм «Олимп» командасы хоккейчыларының бердәм эше нәтиҗәсендә безнең егетләр җиңү яулады һәм беренче урынны алды.

    «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Чингиз Сәитов, «иң яхшы уенчы» номинациясендә Рамазан Хәлиуллин танылды.

   «Олимп» командасын һәм тренер Таһир Нурмөхәммәтовны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез.

   Балаларыбыз тормышында актив катнашканнары һәм ярдәмнәре өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International