ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Авыл мәдәният йортлары һәм клубларында мәдәни чаралар үткәрү дәвам итә

Трыш авылы китапханәчесе “Кем  зирәк -  әйт  тизрәк” дип исемләнгән табышмаклар кичәсе  үткәрде.  Балаларга  халык  авыз иҗатының  бер  төре булган табышмаклар турында аңлатып китте. Аннары балалар үзләренең  тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр,  башваткычлар чиштеләр. Чара “Татар халык иҗаты” китап күргәзмәсе  янындагы әңгәмә белән  тәмамланды.

Трыш авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән  әңгәмә ярыш уздырды. Балалар бу ярышларда әкият геройлары ролендә булып, төрле әкиятләргә сәяхәт иттеләр.

Трыш авылы китапханәчесе 2-4 сыйныф укучылары өчен “Непоседа” журналына күзәтү ясады. Җурналның кыскача эчтәлеге белән таныштырды. 

Авыл мәдәният йортларында 23 февраль  - Ватанны саклаучылар  көненә багышланган күңел ачу чаралары үтте.

Зур Кукмара урта мәктәбенең 4 класс укучылары белән Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем- иркә гөлем" дигән темага әдәби кичә үтте. Укучыларга туган телебез, аның үткәне, бүгенгесе турында мәгълүмат бирелде. Туган телебез турында риваять сөйләнде, язучыларыбызның матур шигырьләре укылды һәм туган телебезгә багышлап "Кем тизрәк?", "Танышу", "Чын татар исеме", "Сүз өстә" һ.б. уеннар уйналды. Шулай ук туган телебезгә багышланган мәкальләр искә төшерелде. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Туган телне яратыгыз, матур итеп сөйләшегез, тәмле телле булыгыз. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез, дигән сүзләр белән кичәбез төгәлләнде.

Купка авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән” Справочно-поисковый аппарат библиотеки “ дип исемләнгән китапханә дәресе уздырды. Чара барышында китапханәче укучыларны алфавит системалы каталогларны ничек кулланырга,аларның килеп чыгышы, ни дәрәҗәдә  кирәклелеге хакында сөйләп үтте. 

Аш-Буҗи халкы өчен үтә дә мөһим, истәлекле вакыйга – авылның 400 еллык тарихын үз эченә алган китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Бар халык әлеге истәлекле вакыйганы тамаша кылырга клубка җыйналды. Әйе, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр бит. Ә ашбуҗилылар зур хәзинәле булды.

24  февраль көнне Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә уздырылган V төбәкара "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә  район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” гармунчылар ансамбле,  Күкшел авылы мәдәният йортының "Агымсу" гармунчылар ансамбле, Мәмәшир авылыннан   Шаяхкамов Басир, Халиуллин Харис - баянчылар дуэты катнашып дипломнар һәм бүләкләр алып кайттылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International